Сишәмбе, 31 декабрь.

Хуш киләсең, Яңа ел!

rrrrrr

 

 “Чыршы әйләнәсендә”. Балалар коллективлары катнашында концерт.

Сезнең барыгыз да диярлек Яңа елны яшел чыршы әйләнәсендә җырлап-биеп каршылый. Әлбәттә, чыршы әйләнәсендә безне Кыш бабай белән Кар кызы да сәламли. Без дә сезне чыршы әйләнәсендә бәйрәм итәргә чакырабыз. Әйдәгез, бергәләп биеп- җырлап уйныйк әле.

 

“Пар канатлар”.

Халкыбыз Яңа елны каршыларга җыена.  Бу көнне күп кенә әти-әниләр изге теләкләр теләп, балалары алдында бокалларын күтәреп, исәнлек-саулык, теләкләр кабул булуны сорыйлар. Аллаһы Тәгаләнең  хәрам ризыгына сыенып нәрсә дә булса сорау дөрес эш түгел. Гомумән, мөселман халкында Яңа елны каршылау буенча нинди гореф-гадәтләр бар, нинди гамәлләрне кылырга ярый, ниндиләрен ярамый? Болар хакында туры эфирда Казанның Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов сөйләячәк, 555-55-13 һәм 555-55-14 телефоннары аша  тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.

 

“Татарстан дулкынында”.

Түребезгә Яңа 2020 ел атлый. Без аны матур өмет-хыяллар белән хуш киләсең, Яңа ел, дип каршы алабыз. Узып киткән елыбызга берникадәр йомгак ясасак, тапшыруларыбыз аша бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, хәбәрләшеп яшәгәнбез икән, шөкер.  Бүгенге тапшыруыбызда  да үтеп баручы елыбызга берникадәр нәтиҗә ясап, киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашырбыз. Әлбәттә, Яңа ел алдыннан котлауларыбыз да булыр.

 

“Кыш бабай хисап тота”. Юмористик әдәби-музыкаль программа.

 

Ел йомгаклары: вакыйгалар, фактлар һәм комментарийлар.

 

 

Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале гала-   концерты.

 

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>