Шимбә, 28 декабрь. Тапшырулар.

Әдәби-музыкаль композиция.

 

“Табигать дуслары”.

Бүгенге тапшыруыбыз Яңа елга багышлана. Яңа ел символы булып бездә чыршы агачы санала. Ә башка  илләрдә  ниндиерәк  агач- үсемлекләрне бизәп Яңа елны карша алалар икән? Шулар һәм башкалар турында тулырак итеп сөйләрбез. Тапшыруда шулай ук яшь экологлар да катнаша. Алар безне кошларга җимлекләр ясау һәм ниндиерәк ризыклар салырга кирәклеген искә төшерер.

 

“Җиде көн”. Атналык күзәтү.

Бу атнада узып баручы елга нәтиҗәләр ясауга багышланган чаралар күп булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы да ел йомгакларына багышланган иде.

Сишәмбедә Татарстан  Дәүләт Советының быелгы соңгы алтынчы утырышы булды.  Журналистлар белән очрашуда Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  сентябрь аенда узган  сайлау нәтиҗәләре, Дәүләт Советы депутатларының яңа корпусы, узган өч айда кабул ителгән законнар һәм  киләчәккә  планнар турында сөйләде.

Декабрьнең соңгы көннәре – аеруча  мәшәкатьле вакыт. Ел ахырына бәйле эштә хисап тотулар, Яңа елны ничек каршыларга, кая барырга, ялны файдалы итәр өчен нишләргә дигән сораулар белән янып йөрибез. Бу көннәр билгеле бер төрле кәеф, күңеллелек алып килә безгә.

 

Татар халык көйләре.

 

“Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” программасының бу чыгарылышында Сез Шагыйрь Зиннур Мансурның “Тукай белән әңгәмәләр” дигән китабы буенча эшләнгән радиокомпозициянең 2нче  өлешен тыңлый аласыз.

 

“Әдәбиятыбыз сәхифәләре”. Әхсән Баян әсәрләре.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>