Җомга, 10 гыйнвар.

radiozgierz - копия

 “Музыкаль мизгелләр”. Салават Фәтхетдинов җырлый.

 

«Татарстан дулкынында».

“Сәхнә корбаны”. Бүгенге тапшыруны шулай дип атасак дөресрәк булыр. Инде мәгълүм ки, узган ел ахырында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Галимә Ибраһимованың тууына 110 ел тулды. Шул көннәрдә без аны искә алып радиобызның алтын фондында саклана торган тапшырудан фрагментлар һәм артистка турында истәлекләр тыңладык. Аларда Галимә Ибраһимова дигән зур сәхнә остасының үзенчәлекле холкы, аянычлы, драматик вакыйгаларга бай язмышы чагылыш тапты. Әлеге тапшыруны тыңлаганнан соң, редакциябезгә күренекле телевидение режиссеры, гомере буе академия театры актерлары белән аралашып яшәгән, аларны якыннан белгән Әхтәм ага Зарипов килде һәм Галимә Ибраһимова белән бәйле истәлекләре белән уртаклашып китте. Әлеге әңгәмә Татарстан радиосы студиясендә барганлыктан, без аны, хөрмәтле радиотыңлаучылар, сезнең белән бергәләп тыңларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Дөрес аңласагыз иде, Әхтәм ага артистка Галимә Ибраһимованың язмышы белән бәйле фактларны гайбәт өчен дип түгел, ә башкаларга гыйбрәт булсын дип сөйли. Бүген дә сәхнә, карьера дип үз шәхси тормышларын аямыйча, дөньядагы кадерле бүләк — гаиләләрен җимерүчеләр, ахырда, гомер көзендә берьялгызлары яшәп ятучылар азмыни?! Шуңа күрә гыйбрәт булсын дип тыңлыйк әле бүгенге тапшыруны. Микрофон алдында – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер, язучы Әхтәм Зарипов.

 

Көндезге концерт.

 

Кичке концерт. Салават Фәтхетдинов концерты.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>