Дүшәмбе, 30 декабрь.

Зима снегирь природа птиц

 “Музыкаль мизгелләр”.

Музыкаль мизгелләр   – һәр эш көнендә иртән безнең эфирда  республикабыз композиторларының иң яхшы әсәрләре, халкыбызның яраткан җырлары яңгырый.

 

“Нефть чыккан якларда”.

Республикабыз нефтьчеләре елны уңышлы, бөтен төп күрсәткечләрне, куелган бурычларны  үтәп төгәлли.

 

Туры элемтә.

Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында  һәм башка чараларда билгеләп үткәнчә,  республикабыз 2019 нчы елны  икътисади күрсәткечләр буенча уңышлы төгәлли. Мондый дәрәҗәгә, әлбәттә, һәр тармак үз өлешен кертә. Аерым алганда,  кайсы тармаклар аеруча яхшы нәтиҗәләргә иреште?  Болар хакында туры эфирда  Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

 

Ибраһим Сәләхов. “Колыма хикәяләре”.

 

 “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

 

 “Сердәшханә”.

Узып баручы елыбыз  театр елы буларак истә калыр. Без дә бүгенге тапшыруыбызда  шигъри сүзгә һәм Яңа ел котлауларына күбрәк урын бирербез.

 

 “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>